Салымнарны кайчан түләргә?
Яңалыклар

Салымнарны кайчан түләргә?

"Россия Федерациясе Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы 320-ФЗ санлы Федераль закон (23.11.2015) белән Россия Федерациясе салым кодексының 409 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә физик затлар милкенә салымны, җир һәм транспорт салымнарын салым чорыннан соң килүче елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк. Элек бу салымнарны 1 октябрьгә кадәр түлисе иде.

Рамил Мөхсинов,

район прокуроры урынбасары.

.


Нет комментариев