Салават һәм Винера Ганиева онлайн-шоу җиңүчесен атаячак
Шоуның төп призы - видеоклипны профессиональ төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә күрсәтү.
10 июньдә Татарстанда масштаблы онлайн-шоу «Татарстар» башкаручылар конкурсы финалы узачак. Финалның чакырылган йолдызы ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булачак. Ул РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиева белән бергә шоуда җиңүчене билгеләячәк.
Җиңүчене сайларга шулай ук жюриның башка әгъзалары һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар ярдәм итәчәк. Шоу трансляциясе кичке җидедә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram берләшмәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә күрсәтеләчәк.
Элегрәк катнашучыларның талантларын «Волга-Волга» ВИА солисты Антон Салакаев, телетапшырулар алып баручы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна, «Холостяк» реалити-шоу җиңүчесе Дарья Канануха бәяләде.
Башкаручылар бәйгесендә теләгән һәркем катнаша алды. Жюри видеоның креативлыгын, җыр башкарылуын, харизмны, башкаручының актерлык осталыгын бәяләде.
Конкурска бөтен республикадан һәм Россиянең күп почмакларыннан 300 дән артык гариза килгән, ә финалда нибары 5 вокалчы гына калган.
Алар арасында Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алена Шишкина (21 яшь, Казан) бар.
Шоуның төп призы - видеоклипны профессиональ төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә күрсәтү.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/09-06-2020/salavat-i-vinera-ganeeva-nazovut-imya-pobeditelya-onlayn-shou-tatarstar-5748607
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев