Сак булыгыз! Буран көтелә
Яңалыклар

Сак булыгыз! Буран көтелә

Бүген республикада кар явуы һәм күз күреме 2 километрга кадәр начарлануы көтелә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, буран якынлашу сәбәпле, шәхси автомобильдә йөрүдән баш тартырга, шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итте. Бүген республикада кар явуы һәм күз күреме 2 километрга кадәр начарлануы көтелә. Синоптиклар буран, тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлады. Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстаннан Мәскәүнең Шереметьево аэропортына очучы рейслар тоткарлана.

Фото - ясалма фәһем.


Нет комментариев