"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсына кушылыгыз. Җиңүчегә маникюр ясау осталары бүләк әзерләде
Яңалыклар

"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсына кушылыгыз. Җиңүчегә маникюр ясау осталары бүләк әзерләде

Матбугат үзәгендә "Сабантуйдан селфи" дип исемләнгән фотоконкурс дәвам итә. Бүген бәйгедә катнашу теләге белән 6 райондашыбыз селфи-фотоларын юллады. Алар белән сез Матбугат үзәгенең рәсми сайтыннан таныша аласыз. Фотоларны 30 июльгә кадәр кабул итәбез.

Дүшәмбедән тавыш бирү старт алачак. Җиңү яулаган конкурсантыбызга бәйге спонсоры - маникюр ясау остасы энҗе Салихованың сертификаты тапшырылачак. Фотоларны muslimau@rambler.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.


Нет комментариев