Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

“Рябинушка” юбилеен бәйрәм итте

Михайловка авылының “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле төзелүгә – 35 ел. 

Ансамбль 1931 елда оеша. “Михайловка” совхозының товарлыклы-сөтчелек фермасы савымчылары, берләшеп, берничә тапкыр чыгыш ясыйлар. “Яңгыравыклы тавышлы савымчылар”ның (кызлар үзләрен шулай дип йөртә) чыгышын халык бик яратып кабул итә. Нәтиҗәдә авылда бер генә чара да савымчылардан башка узмый башлый. Ансамбльнең исеме дә шуннан алына – “Доярочки”. Ансамбльнең җитәкчесе Элемтә савымчысы Валентина Титкова була. 
 

1986 елда ансамбльне беренче тапкыр район мәдәният йортында чыгыш ясарга чакыралар. Район мәдәният йортында чыгыш ясаганда кызларның яратып башкара торган “Уральская рябинушка” җыры исеме белән ансамбльне дә “Рябинушка” дип тәкъдим итәләр. Ул вакытта ансамбльнең җитәкчесе Лилия Хәлилова була.
 

– Тумышым белән Яңа Сәет авылы кызы мин, белгечлегем буенча – кисүче-тегүче. Үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргәч, 1986 елда Халидә апа Уразаева чакыруы буенча Михайловка мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башладым, – ди Лилия апа.

– Элек терлекчеләр йортында бишкөнлекләргә йомгак ясала иде. “Рябинушка”ның беренче чыгышлары шунда булды. Соңрак смотр-конкурсларда чыгыш ясый башладык. “Рябинушка”ның җитәкчесе буларак, эшне дә оештыра, костюмнарны да тегә идем.
“Үзең яшәгән җирлекнең халкын хөрмәт итәргә кирәк”, – ди Лилия апа. Ансамбльгә дә рус халкының борынгы җырларын, гореф-гадәтләрен белүче өлкәннәрне тарта. Җырларда туган җиргә мәхәббәт чагыла. 

 

– Мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатькә тартыла идем. Ансамбльгә дә шулай килеп эләктем, – ди “Рябинушка”ның иң өлкән әгъзасы Гөлҗиһан Латыйпова. – Миңа – 75 яшь, һаман да җырлыйм әле. Олы яшьтә булсам да, күңелем яшь! 
2002 елдан “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле дип йөртелә башлый. Бүген ансамбльне Михайловка мәдәният йорты директоры Фиалка Хафизова җитәкли.

 

– Фиалка Хафизова эшли башлагач, ансамбль яңа төсмер алды. Ансамбльнең чыгышлары тагын да матурайды. Кызлар халык җырларын яшь буынга да өйрәтәләр, Михайловкада “Калинка” балалар фольклор ансамбле дә эшли, – ди “ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова. 
“Рябинушка” юбилеен район мәдәният йортында билгеләп үтте. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ансамбль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Халык мәдәнияте традицияләрен саклауда актив эшчәнлекләре өчен ансамбльнең һәр әгъзасы район башлыгының Рәхмәт хатын алды.

 

– Сез милли гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне саклауда һәм аны яшь буынга җиткерүдә башкаларга үрнәк булып торасыз. Һәр чыгышыгыз халыкка һәм тамырларыгызга мәхәббәт белән сугарылган, – диде район башлыгы һәм “Рябинушка”га алга таба да иҗат уңышлары теләде.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев