Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Ватан Геройлары көне – Россиянең лаеклы уллары һәм кызлары бәйрәме

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Ватан Геройлары көне белән котлыйм! Бу бәйрәмнең тирән тарихи тамырлары бар. Ул Россиянең лаеклы уллары һәм кызлары хөрмәтенә гамәлгә куелган, ул һәрвакыт үз халкына һәм илебезгә тугры хезмәт иткән, күпмилләтле Ватаныбыз хакына хәрби һәм хезмәт батырлыкларын кылган», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бу көнне без данлы ата — бабаларыбызны искә алабыз, Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройларына, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларына-безнең өчен батырлык һәм каһарманлык символлары булган һәркемгә хөрмәтебезне белдерәбез.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Ватан Геройлары көнен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү аерым патриотик мәгънәгә ия. "Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдус Мостюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин Татарстанның башка геройлары белән бергә безнең горурлыгыбыз, милли байлыгыбыз. Яшьләргә аларның үрнәгенә иярү хәрби-тарихи һәм мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итә", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
«Россия Дәүләтенең бу истәлекле көне аның күренекле гражданнарының батырлыклары турында хәтерне сакларга, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итә, геройларны хөрмәтләү көне булып тора. Чын күңелдән бүгенге көндә исән булган Ватан Геройларына һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев