Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада Бөек Ватан сугышында катнашучылар барлыгы 100әр мең сум алачак.

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде.

Республикада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында Карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләү өчен 5 әр мең сум акча алачак.

Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/video1883874_456239020