Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик янында булды

28 декабрьдә Фәррах Хәйретдиновка 101 яшь тулачак.

Бүген 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстан Президенты ветеран белән аралашты, фронтовик бер атнадан үзенең туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнүе хакында сөйләде. Тиздән аңа 101 яшь тулачак. Президент ветеранга үзенең котлау сүзләрен җиткерергә вәгъдә итте.

Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт тапкыр сугыш герое. Хәйретдинов үзенең сугышчан юлын Халкинголда башлап, Берлинга кадәр барып җиткән, аннары янә көнчыгышка әйләнеп кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев