Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр ял итү өчен Төркияне сайлый

2017 елда Төркиядә Россиядән 4,6 млн кеше ял иткән.


( "Татар-информ"). 2017 елда ялга баручы россиялеләрнең 11 проценты Төркияне сайлаган, дип хәбәр ителә Урта диңгез отельерлары ассоциациясе докладында. Бу хакта "Анадолу" хәбәрләр агентлыгы яза.
Узган ел чит илдә ял итүче россиялеләр саны 24,1 процентка арткан һәм 42 млн кешене тәшкил иткән.

2017 елда Төркия курортларында Россиядән 4,65 млн граждан булган, бу - 2016 ел белән чагыштырганда, 453 процентка күбрәк.

Урта диңгез отельерлары ассоциациясе җитәкчесе Эркан Ягджи билгеләп үткәнчә, узган ел Төркиядә ял иткән россиялеләрнең 80,5 проценты Анталья курортларын сайлаган. Бу - монда хезмәтнең югары дәрәҗәдә күрсәтелүе, һава шартларының чагыштырмача уңайрак булуы һәм турыдан-туры рейслар булуга бәйле, ди Ягджи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев