Реклама
Яңалыклар
Республика буенча “Чыршы-2020” операциясе бара
Гражданнар өчен штраф күләме 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга 20-40 мең, ә юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Профилактик чара барышынды ДАИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары көчәйтелгән тикшерүләр алып бара. “Юлларда тәүлек дәвамында күзәтү алып барыла, шулай ук стационар постлар да оештырылды. Агачны рөхсәтсез кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен штраф күләме 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга 20-40 мең, ә юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Моңа өстәп агач урлаучы урман хуҗалыгына китергән зыянны да капларга тиеш”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев