Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга 8 яшь укытучы кайтты

26 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Конференциядә район башлыгы Рамил Муллин, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы исеменнән Казан шәһәре педагогик көллияте директоры Анфиса Җәләлева катнашты.

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе быел "Заманча шартларда муниципаль мәгариф системасы үсешенең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру" исеме астында барды.

Конференция, гадәттәгечә, тантаналы, күңелле мизгелләрдән башланды. Лаеклы ялга чыгучы 22 мәгариф хезмәткәре белән бергә район мәктәпләренә кайткан 8 яшь белгеч тә бу көнне котлаулар кабул итте. Төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп-балалр бакчалары җитәкчеләренә грамоталар, премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев