Район балалар консультациясендә 11 бала бронхиаль астма белән учетта тора
Яңалыклар

Район балалар консультациясендә 11 бала бронхиаль астма белән учетта тора

Район педиатры Резеда Мөҗипова башкалабыз Казанның "Корстон" мәдәни күңел ачу үзәгендә узган "Медицинада респиратор авырулары: проблемалар һәм аларны чишү юллары" исемле конференциядә катнашты һәм белемне күтәрү буенча таныклык алып кайтты.

"Тын юллары авырулары сабыйларда да еш күзәтелә. Авыруны вакытында ачыклап, тиз арада дәвалау мөһим", - ди Резеда Әнәсовна. Бүгенге көндә район поликлиникасының балалар консультациясендә 11 бала бронхиаль астма белән учетта тора. Шуның 2се - сәламәтлеге чикле балалар.


Нет комментариев