Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Равил – безнең алтын хезмәткәребез”

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәягыятендә алты дистәгә якын кеше хезмәт куя. Үз эшен яратып башкаручы, тырыш, фидкарьләр эшли биредә. Равил Садриев та шундыйлардан.

Равил - Мөслим егете,1977 елда дөньяга килә. Бала чагыннан ук, тимер-томыр арасында уралып, кечкенә куллары белән шул тимердән төрле фигуралар ясап, уенчык машиналарын төзәтеп үсә ул. Тугызынчы классны тәмамлагач, һөнәр алу теләге аны, Мөслимдәге 94 һөнәр училищесына алып килә. Биредә ул фәннәрне яхшы үзләштереү белән бергә, слесарь-механик һөнәренә дә өйрәнә. Укуны тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайта.

2001 елда Равил Садриев "Мөслим инженерлык челтәре" җәмгыятенә эшкә урнаша. Һәм ике дистә елга якын биредә хезмәт куя. Гади эшче булып башлаган хезмәт юлын бүген инде котельный һәм җылылык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү буенча слесарь вазыйфасында дәвам итә. Барлык җылылык торбалары һәм үзәк котельныйның сәгать механизмы кебек эшләве - аның җаваплылыгында. Мөслимдәге үзәк хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр җылылык белән өзлексез тәэмин ителәләр икән, боларда Равилнең дә тынгысыз хезмәте куелган, дигән сүз. "Равил - тынгысыз кеше. Кирәк икән машинага да утырып чыгып китә. Аның өчен иң мөһиме - килеп туган өзеклекләрне вакытында бетерү һәм җылылык бирүдә аварияләр булдырмау" - ди җылылык челтәрләре мастеры Булат Фәрхетдинов.

Нинди генә авыр хәлләрдә дә аннан чыгу юлын таба белүче, һәрбер тимергә җан өрүче, аз сүзле, тыйнак егет хакында җәмгыять җитәкчесе Рамил Хафизов, "Равил - ул безнең алтын хезмәткәребез. Тапшырылган эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкаручы, ярдәмчел һәм оста куллы кеше ул. Линияләрдә нинди генә өзеклекләр килеп чыкса да, иң элек Равилгә мөрәҗәгать итәбез. Килеп чыккан төгәлсезлекләрне бетерү җаен аннан да яхшы белгән кеше юк", - дип, Равилнең хезмәтенә югары бәя бирде.

"Корал эшләр, ир мактаныр", дисәләр дә, нинди генә көчле, заманча кораллар булмасын, алар белән эшләү өчен, барыбер кеше кулы, кеше хезмәте кирәк. Равил дә, нинди генә эшкә алынса да, хезмәтен һәрвакыт җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп башкара. Шуңа күрә дә ул, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре арасында Лениногорск шәһәрендә узган Һөнәри осталыкны билгеләүче бәйгедә, эре шәһәрләрдә хезмәт күрсәтүчеләр белән бергә көч сынашып, өченче урынны яулаган.

Равил - үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Эльвира белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Үз көчләре белән менә дигән өй җиткереп керделәр. Ихатадагы һәр нәрсәне үз куллары белән төзи ул. Җирлегебез, Равил Садриев кебек үз эшләренең осталары, гади хезмәт кешеләре белән хаклы горурлана. Чыннан да, бары тырыш хезмәт, эш кенә кешене бизи, җирне матурлый ала.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X