Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин алдагы атналардагы чараларга күзәтү ясады, алдагы атнага бурычлар билгеләде
Киңәшмәнең төп өлеше махсус хәрби операциядә катнашучы майор Миргалауов Руслан Габделфаяз улына "Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины" таныклыгын һәм билгесен тапшыруга багышланган иде. Әлеге карарны район депутатлары 30 август – Татарстан Республикасы көнендә узган район Советының IV чакырылыш XLII сессиясендә бертавыштан кабул иткән иде. Бүген Руслан Габделфаяз улы – кыска вакытлы ялда.
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
– Гыйләҗева Дамира Әхтәм кызы Тойгелде авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев