( "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта "Известия" яза.
Документ 2018 елның 1 маеннан күз көченә керә.
"2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә", - диелгән документта.
Федерация Советы канунны быел 28 февральдә хуплады.
Документ 3 млн кешегә кагыла. Шуларның 1,6 млны дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр.
Нет комментариев