Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Путин Казахстан делегациясен Казандагы «Киләчәкне формалаштырып» форумына чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Казахстан делегациясен киләсе елда Казанда узачак «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары форумына чакырды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә

XXI Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында Казахстан коллегасы Касым-Жомарт Токаев белән видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда, Россия лидеры Россиядә уздырыла торган «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары форумнары мәйданчыгында мәктәптән алып университетка кадәр һәр этапта профессиональ кадрлар әзерләүгә кагылышлы төрле аспектлар турында фикер алышу уза, дип билгеләп үтте.

«Киләсе шундый форум 2026 елның июнендә Казанда узачак. Без Казахстан делегациясен бу чараларда катнашырга чакырабыз», – дип белдерде Путин.

Узган (исәп буенча өченче) «Киләчәкне формалаштырып» форумы Татарстан башкаласында 2025 елның 11 һәм 12 июнендә узды. Республика әлеге чара уздырыла торган даими мәйданчык булып тора.

Форумда 30га якын дустанә ил вәкилләре, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия, Көньяк Осетия, Мьянма, Лаос, Үзәк Африка Республикасы, Камерун, Буркина-Фасо, Зимбабве һәм башка дәүләтләрдән мәгариф министрлары кунак булды.

Фото: kremlin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев