«Пушкин укулары»  фестивалендә
Яңалыклар

«Пушкин укулары» фестивалендә

Яр Чаллы шәһәрендә «Пушкин укулары» исемле Ачык бөтенроссия иҗат фестивале үтте.

Күбәк урта мәктәбе укучысы Ләйсән Хәмәтшина "Иҗади проектлар" номинациясендә I урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе - Эльмира Нуруллина.

Мөслим гимназиясе укучылары да бәйгедә зур уңышларга иреште:
Сабина Идиятуллина I дәрәҗәдәге дипломга, Илназ Садриев – II дәрәҗәдәге дипломга, ә А.С.Пушкинның "Барышня-крестьянка" әсәрен сәхнәләштергән иҗат коллективы җиңүче дипломына лаек булды. Җитәкчеләре - Чулпан Хәйруллина.

 Фотолар - Күбәк урта мәктәбе һәм Чулпан Хәйруллинаның шәхси архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев