Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Предприятиедә эш тукталмый

Табигать кышка аяк басса да, “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә чын мәгънәсендә кызу көннәр әле. Ел уңышын чистарту, киптерү һәм саклау урыннарына кую бара.

Предприятие узган ел 35 мең тонна икмәк кабул иткән булса, быел аның күләме 85 мең тоннага җитәр, дип фаразлана.Предприятие узган ел 35 мең тонна икмәк кабул иткән булса, быел аның күләме 85 мең тоннага җитәр, дип фаразлана. Предприятиедә эш тәүлек әйләнәсе тукталмый. Ашлык чистартучы һәм киптерүче биш комплекс эшли бүген. Бүгенге көнгә 55 мең тонна ашлык, әлеге комплекслар аша узып, складларга урнаштырылган инде. Бу көннәрдә “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларында суктырылган 4 мең тонна көнбагыш та турыдан-туры предприятиегә кайтарылган. Әлеге төр культура тагын 6 мең тоннага якын кайтыр, дип көтелә. Предприятие территориясендә һәм агрофирма басуларында “җиңсә”ләргә вакытлыча саклауга куелган 30 мең тоннага якын ашлыкны да киптерү агрегатлары аша уздырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев