Печән базары
Фикер уяткан темалар
Тат. Шуран авылыннан Зариф Гарифуллинның элекке аэропорт каршындагы базар турында язмасы укучыларыбызда әңгәмә кузгатты.
– Зариф авый, бик кирәкле, актуаль проблеманы күтәрдегез, рәхмәт. Гомер буе Мөслимдә базар булды. Мин кечкенә чагымнан өлкәннәргә ияреп чыга идем, сагыз, сыбызгы, көнбагыш ала идем.
– Бик унайлы иде, ни кирәк сайлап алып була иде. Яптылар да куйдылар! Кемгә файда инде хәзер?
– Кайсы гына шәһәргә барма, район үзәгенә кермә – барысында да базар бар, ә бездә юк.
– Башкорт дуслар да бик теләп килә һәм сату итеп китә иде шул. Хәзер бөтен нәрсә “иде”гә калып бара. Югыйсә хәл итмәслек проблема тугелдер.
– Шәп булыр иде.
– 18 ел элек шул базарга йөри идек... Ул базар беткәнгә 15 еллап бар бугай инде. Үткән саен карап үтәм, шәп булыр иде ул, халыкка файдалы әйбер ясасалар...
– Ул базарда сатучылар хакны төшеп тә бирәләр иде бит. Хәзер бәяне берничек төшертеп булмый.
https://vk.com/wall-78072920_109936
Бертөркем волонтерлар МХОдә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм йөген илтеп кайтты. 30 декабрь көнне райондашларыбыз аларны каршы алырга мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды. Әлеге вакыйганы без туры эфирда күрсәттек.
– Бу афәтләр тизрәк бетеп, алгы сызыктагы балаларны да шулай сөенеп каршы алырга язсын. Аллаһым ярдәменнән ташламасын туганнарыбызны.
– Афәрин, егетләр, зур эшләр эшлисез. Игелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын! Еламыйча сезне тыңлап булмый.
– Хәбәрсез югалган улыбызның шәхси әйберләрен алып кайткан авылдашыбыз Рушад Рөстәмовка зур рәхмәтлебез. Аллаһым берегезгә дә бала кайгысы бирмәсен.
https://vk.com/wall-78072920_115351
Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе Яңа ел бәйрәме алдыннан ел саен капка төпләрен – кар сыннары, йортларын төсле утлар белән бизи. Алар төшергән видеоязма соклану хисләре уята.
– Бик матур булган!
– Афәрин! Карагач, әкият илендә кунакта булган кебек булдым. Барып күрсәң, гел галәмәттер... Авылыгызга, авыл халкына ямь бирә алуыгызга, балаларга күңеллелек ясаганыгызга Аллаһның рәхмәте булсын. Супер!
– Беренче уй “вәт ичмасам!” булса, икенчесе “тату гаиләдер” булды. Болай кыланырга илһам кирәк. Күңел тыныч булмаса, мондый матурлык туармы?!
– Искиткеч, әкияти дөнья булган бу! Молодцы, булдыргансыз! Шәп!!!
https://vk.com/wall-78072920_115189
Газетада сәламәтлек сагында торучылар турында язмалар даими урын ала. Социаль челтәрләргә куйган постларыбызга да укучылардан кайтаваз булмый калмый. Район хастаханәсенең балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Лениза Вагыйзова, сәламәтлек саклау өлкәсендә ел дәвамында булган вакыйгаларга күзәтү язмаларына карата укучыларыбыз фикерләрен белдерә, мәсьәләгә чишелеш эзли.
– Әйе, Исламов – молодец. Ә сезнең табиблар компьютер тотографиясе күрсәткечләрен укый, диагноз куя белмиләр. Әнигә КТ үткәрдек, нәрсәнең ничек икәнен аңлата алмадылар. Табибка язылып, Яр Чаллыга барырга туры килде. Табиблар кирәк сезгә, яшь табиблар, эшлисе килеп торган табиблар! Ә хәзергә сездә андыйлар юк, кызганыч. Илгиз Зәкиевичкә рәхмәт!
– Лениза – үз эшенең чын остасы! Аллаһтан бирелгәндер аңа шәфкать туташы һөнәре! Уңышлар сиңа, Лениза ханым! Авырулар әз булсын! Гел шулай елмаеп дәваларыңны өләш авыруларга!
– Молодец, туганым. Син һәрвакыт шулай сөйкемле, тырыш, эш сөючән. Гаилә бәхете, шатлык, уңышлар телим.
– Безнең туганыбыз – шундый кешелекле, уңган, булган ул! Сәламәт булып, алда тагын да зуррак уңышларга ирешүеңне телибез. Горурланабыз!
– Лениза апа – кешелекле ул, беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады. Гомумән, балалар бүлегендә бөтен персонал да яхшы, йомшак.
– Афәрин, классташ! Уңышлар һәм иң изге теләкләр сиңа!
– Ленизага эшендә уңышлар, гаиләсенә бәхет, шатлыклар телим.
https://vk.com/wall-78072920_116097
Ирек Камалов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев