Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспортлы булдылар

6 октябрьдә 11 балага шәхесне раслаучы документ – РФ паспортлары тапшырылды.

14 яше тулган балаларга паспорт тапшыру Мөслимдә тантаналы формада уза. Тәбрикләүләр, бүләкләүләр белән үрелеп бара. Паспорт тапшыру тантанасы бу юлы Батырлар йортында үтте. Чараны туган якны өйрәнү хезмәткәрләре алып барды.
Россиядә беренче паспортлар XVIII гасырга кадәр барлыкка килә. Чит ил гражданнарына Россия территориясендә йөрергә мөмкинлек бирүче документ паспорт дип аталган. Шәхесне раслаучы беренче документ илдә XVIII гасырда гамәлгә керә. 1719 елда Петр I указы белән рекрутлар йөкләмәсе һәм җан башыннан салым кертелүгә бәйле “йөрүче грамоталар” (проезжие грамоты) кулланышка кертелә. 1721 елда даими яшәү урынын алыштыручы крестьяннарга мәҗбүри паспортлар бирелә башлый. Шул ук вакытта патша дворяннарга чит илгә чыгу шартларын да яңадан карый. Шул рәвешле XIX гасырга кадәр гамәлдә булган паспорт системасы кертелә. 1906 елда Россиядә шәхесне раслаучы бердәм документ кертелә һәм ул “паспорт кенәгәсе” дип йөртелә. 1932 елда яңа документ формасы һәм аңа таләпләр нормативы кабул ителә. Паспорт 16 яше тулган гражданнарга тапшырыла. Яшәү урынын үзгәрткән очракта 24 сәгать эчендә вакытлыча пропискага керергә кирәк була. Паспортта фоторәсем 1937 елдан кулланылышка керә. Хәзер Россиядә паспорт 14 яшьтә бирелә.
Паспорт тапшыру тантанасында балаларга паспортның тарихын бәян иттеләр. Паспортлар белән бергә укучыларга “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия”се исеменнән шәхесне раслаучы документка тышлыклар тапшырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова да, егет-кызларны котлап, истәлек бүләкләре таратты. Мөслимдәге миграция пункты җитәкчесе Роза Маракина паспортның әһәмияте турында сөйләде, әлеге документны саклап тоту кирәклеге турында искәртте. 
Исегезгә төшерәбез: паспорт 20, 45 яшьтә һәм кияүгә чыккач, фамилия үзгәргән очракта бер ай эчендә алыштырыла. Паспорт алыштыру өчен даими яки вакытлыча теркәлгән урын буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Факттагы мөрәҗәгать итү урыны буенча да паспортны алыштырырга була. 

Римма Афзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев