Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озак яшәү сере – татулыкта!

Район җитәкчелеге Мөслимдә яшәүче тыл ветераны Раина Минһаҗеваны 90 яше белән котлады

Балачаклары, яшьлекләре сугыш чорына туры килгән өлкәннәрнең һәрберсе кебек Раина апа да тормыш арбасына яшьтән җигелгән. 14 яшеннән колхозда эшли башлый ул. Ат җигеп ашлык суга кызлар.

Кыр ышыклау-урман полосасына агач утыртырга да йөри. Агач утыртырга өйрәтү өчен дүрт ай укыталар да әле үзләрен.

– Имән-каеннарны су сибеп үстердек! Төбен йомшартабыз, дым саклау өчен, тирес ташып, мүлчәлибез. Рәт арасын җәй дәвамында кәтмәнләп чыктык! – ди тыл ветераны. – Кемнең шулай каен үстергәне бар?!

Шулай да иң авыры урман кисү була. 18-19 яшьлек кызлар, җәяүләп, Чаллыга агач кисәргә йөриләр. Кисәләр, аударалар, аннан, ботакларын кисеп, аларны яндыралар. Күз ачкысыз буранда, юлдагы маякларга (маяк дигәне – агач таяклар) ориентлашып (юл юк!) көчкә кайтып җитүләрен бүген дә күз яшьләре аша искә ала Раина апа. Юлда ашарга дип алган ипи суыкта каткан. Аны, учак ягып, ыслап ашыйлар.

Алдан бастырык лап печән төягән чана кайта (печән – Кама буенда урман чыгаручыларның атларына), артыннан – кызлар. Бик нык хәлсезләнгәннәре йөкне бәйләгәннән артып калган бауга ябышып атлый. Алай җиңелрәк кебек тоела. Тик берничә көннән хуҗалары аркан бавын, кыскартып, кисеп ташлый. “Берберебезгә тотынып, көчкә кайтып җиттек”, – ди тыл ветераны.

Агач кисәргә Свердловскига кадәр бара Раина апа. “Сазлыклы җирләрдә агач кисү тагын да авыр”, – дип искә ала ул хезмәттә үткән яшьлек елларын.

Чистайда да эшләргә туры килә. Куйбышев сусаклагычында су күтәрелгәч, таллыкка җәелгән су эчендә, баржаларга, пароходларга комачауламасын өчен талларны кисә кызлар.

Авылга кайтып, фермада да хезмәт куя: маллар карый Раина. Шул чорда районда юл салуда катнаша. План нигезендә һәр йорт җиде көн эшләргә тиеш. Раина күршесе Нәкыя белән парлап эшлиләр. Үгез җигеп, ком, таш төяп, аны ташыйлар, бушаталар. Җитмәсә, үгезләре холыксызлана. Шул рәвешле Метрәйдән Тойгелдегә кадәр күтәртелгән юл салалар.

Өс-башны яхшырту, акча эшләү максатыннан Горький якларына да бара Раина апа. Анда торф чыгаралар. Дүрт ел рәттән бара ул анда. Эше авыр, әмма планны үтәсәң, яхшы түлиләр. “32 кызның һәркайсына тегү машинасы бирделәр”, – ди ул.

1956 елда кияүгә чыга Раина. Тормыш иптәше Вил колхоз рәисенең улы була. “Купец баласына бардым, шуңа рәхәт күрдем. Аның белән яшәгән елларым оҗмахка тиң булды, – ди юбиляр. – Гаиләгә сигезенче җан булып килдем, әмма иркен тормышта, рәхәт яшәдек!” Вил белән Раина биш бала үстерәләр. Бишесенә дә матур тәрбия биреп, олы тормышка озаталар. “50 ел яшәү дәверендә өч өй салдык”, – ди Раина апа.

Вил абыйның вафатына да 15 ел үткән. Бүген Раина апа кызы Рузилә белән оныгы Илдус тәрбиясендә яши.

– Без – әнине, әни безне тәрбияли, – ди Рузилә ханым. – Әнинең тик торганы юк. Иртәнге дүрттә торып, бакчага чыгып китә. Чисталык, тәртип ярата. Безне дә шулай тәрбияләде.

– Килен булып килгәнемә – 25 ел, – ди Раина апаның килене Флүзә Минһаҗева. – Ул вакытта миңа 20 яшь кенә иде. Бөтен эшне белеп тә бетермәгәнмендер, бар эшкә дә әни өйрәтте. Өч бала үстердек, балалар тәрбияләгәндә дә әнинең ярдәме зур булды.

Бүген алты онык һәм ике оныкчыкның кадерле дәү әнисе Раина апа. “Аллага шөкер, балаларым акыллы, тормышыбыз матур, – ди ул. – Ә озак яшәү сере – татулыкта, бердәмлектә! Тату яшәүдә – бәхет! Бәхетле кеше сәламәт була!”

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев