Онытырга хакыбыз юк!
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 77 ел тула. Илебезгә җиңү китергән өлкәннәр бу көннәрдә тәбрикләүләр кабул итә.
Баек авылында яшәүче Салих Госманов сугышка 1943 елның январенда китә. Мөслимнән туксан кешене Ерак Көнчыгышка озаталар. Майга кадәр дәвам иткән өйрәнүләрдән соң Салих Госманов Кырым, Керчь өчен сугышларда катнаша. 1944нче елның җәендә, һөҗүмнәрнең берсендә Салих ага, контузия алып, госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң туган ягына кайта. 1947 елда гаилә корып, Нурдидә апа белән озак еллар матур гомер итәләр. Бүген ветеран ялгызы гомер кичерә.
Районыбызның бердәнбер сугыш ветераны Салих Госмановны район башлыгы өенә барып котлады. Альберт Хуҗин ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде, күчтәнәчләр һәм түбәтәй бүләк итте.
Район башлыгы бу көнне Баек авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балалары – хезмәт ветераннары белән дә очрашты. Дусайдан Сәрмәдия Мирзаянова озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган. Башта – китапханәче, аннан 33 ел Дусай клубы мөдире булып эшләгән. Сәрмәдия апа – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Нәдип Ракыйповка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул да РФ Президентының котлау хатын һәм күчтәнәчләр кабул итте. Гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән Нәдип абый сүзгә саран, әмма эшкә батыр. “Беларусь” тракторы белән Казахстанга кадәр барып җиткән ул. “Салам кипләргә бардык”, – ди ул, яшьлеген искә алып. Нәдип абый белән тормыш иптәше Сәхия апаның гаилә коруларына быел 65 ел тула. Өлкәннәр озак еллар тигез тату яшәү сере белән дә уртаклашты: бер-береңне хөрмәт итәргә, юл бирә белергә кирәк!
Сугыш ачысын татыган, сугыш авырлыгын күргән әби-бабайлар – барысы да бер теләктә: ил-көннәр тыныч, дөньялар имин булсын! Сугыш афәтен беркемгә дә күрергә язмасын!
Шунысын да әйтергә кирәк: тыл ветераннарына, республика хөкүмәтеннән тыш, игелекле эшмәкәр Илгиз Исламов һәм “Август-Мөслим” җәмгыяте җитәкчелеге дә азык-төлек пакетлары – күчтәнәчләр әзерләде. Нәтиҗәдә җирлегебездә яшәүче 190 тыл ветераны да бәйрәм бүләкләре кабул итте. Мәктәп укучылары өлкәннәргә открыткалар да таратты. Өлкәннәр киң күңелле эшмәкәрләргә һәм мәктәп коллективларына рәхмәтләрен җиткерде.
“Август-Мөслим” җәмгыятенең өлкәннәргә тагын бер бүләге бар. Компания җитәкчелеге Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан бертөркем (58 кеше!) тыл ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол калган хатыннарын 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына подписка белән бүләкләде. Августлыларның өлкәннәрне беренче генә тапкыр сөендерүе түгел – җәмгыять яртыеллык саен җирлегебездә яшәүче хезмәт ветераннарын, социаль яклауга мохтаҗларны район газетасына яздыра. Әлеге игелекле гамәлегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!
Римма Афзалова.
Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев