"ОФЫК" мәктәптән тыш эшләр үзәге робот техникасы тармагының әйдәүче белгечләрен хезмәттәшлеккә чакырды
Яңалыклар

"ОФЫК" мәктәптән тыш эшләр үзәге робот техникасы тармагының әйдәүче белгечләрен хезмәттәшлеккә чакырды

Яр Чаллы шәһәрендәге IT- паркта Россия машина төзүчеләренең күргәзмә-форумы үтте. Форумда Мөслимдәге "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров һәм үзәкнең техник бүлеге җитәкчесе Илнар Яббаров та катнашты. Алар Россиянең робот техникасы тармагының әйдәүче вәкилләре - "АльфоИнтех" (Чиләбе), "Авиотех" (Уфа) һәм "Зарница" (Казан) компанияләре белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешенделәр. Әлеге компания вәкилләре якын арада районның мәктәптән тыш эшләр үзәгенә килергә вәгъдә итте.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев