Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘНИЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН!

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин бәйрәм котлавын җиткерде.

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин бәйрәм котлавын җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Бу бәйрәм – тагын бер кат әниләргә ярату хисләребезне җиткерү өчен уңай форсат. 
Әниләргә булган мөгамәләбез безнең асылыбызны, рухи дөньябызны, тәрбиябезне күрсәтә. Бәйрәм көнендә күпбалалы әниләрне хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышы чорының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән һәм үз балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары өчен кайгыртучан ана булган өлкән буын хатын-кызларына, әбиләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев