Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нарат Асты авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте

11 декабрь көнне узган чарада авылның өлкәннәре, авылдашыбыз, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов, һәм аның әнисе Фәимә апа, туганы Резеда Хәбибуллиналар катнашты.

Авыл мулласы Роберт хәзрәт Нәҗмиев вәгаз, Фатима апа Нуретдинова "Иман" сүрәсен, Резеда Хәбибуллина аятләр укыды. Мәүлид бәйрәмендә катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән кунак иттеләр. Бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткәне өчен Рамил Морзахановка тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Нарат Асты авылыннан. Шулай ук, тәмле чәй һәм таба ашлары белән сыйлаганнары өчен, авылдашларыбыз Даимә Фәхрәнуровага, Фәйрүзә Гайнетдиновага, Рәмилә Сабировага, Дилә Нәбиевага, эшмәкәр Илһам Шакировка аллаһының саваплары булсын, диләр алар.

Нарат Асты авылында күптән түгел эшли башлаган мәчетебезне торыгызырга ярдәм итүче, игелекле авылдашларыбыз һәм райондашларыбыз күп булды. Мәчетне эшләтү һәм торгызу эшләрен, авылдашыбыз Роберт Нәҗмиев башкарды. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте директоры Рамил Хафизов, койма өчен калай һәм аны урнаштыру өчен материал белән ярдәм итте. Раушан Вәлиев барлык агач һәм тимер материалларын бирде. Бүген инде мәрхүм булган райондашыбыз Илшат Тулбаев мәчетебезгә манара алып кайтып бирде. Тумышы белән Нарат Асты авылыннан булган, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәүче Фирдәвес Латипов, Мәллә Тамак авылыннан Өлфәт Мортазин акчалата ярдәм күрсәтте. Барлык авылдашлар исеменнән, иганәчеләргә һәм эш башкаручыларга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итте Нарат Асты авылыннан Дәимә Фәхрәнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев