Мөслимлеләрне "ТНВ-Планета" каналында күрсәтәләр
Алдан вәгъдә ителгәнчә, "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" тапшыруының иҗат бригадасы Мөслим турында видеоматериаллар туплаган иде. Районыбызның танылган шәхесләре турында тапшырулар циклы инде башланды. 2 апрель көнне "ТНВ-Планета" каналы Баланлы авылында яшәүче сынчы, рәссам Илисәй Имамов турында тапшыру күрсәтте. Якташыбызның үзенчәлекле шөгыле генә түгел, Имамовлар гаиләсе турындагы видеоязма да телевизор караучыларны таң...
Алдан вәгъдә ителгәнчә, "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" тапшыруының иҗат бригадасы Мөслим турында видеоматериаллар туплаган иде. Районыбызның танылган шәхесләре турында тапшырулар циклы инде башланды. 2 апрель көнне "ТНВ-Планета" каналы Баланлы авылында яшәүче сынчы, рәссам Илисәй Имамов турында тапшыру күрсәтте. Якташыбызның үзенчәлекле шөгыле генә түгел, Имамовлар гаиләсе турындагы видеоязма да телевизор караучыларны таң калдырды.
Нет комментариев