Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Районыбызның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек эшләре дәвам итә. "Органик групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасының үзәк базасында,"мастерской биналарын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында төзекләндерелгән мастерской эшли. Биредә, кыш дәвамында "Ык" һәм "Уңыш" агрофирмасын керүче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникалары ремонтланган. Бүгенге көндә дә техника ремонтлау эше дәвам итә, 2 "Моррис" тракторы,...

Районыбызның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек эшләре дәвам итә. "Органик групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасының үзәк базасында,"мастерской биналарын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында төзекләндерелгән мастерской эшли. Биредә, кыш дәвамында "Ык" һәм "Уңыш" агрофирмасын керүче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникалары ремонтланган. Бүгенге көндә дә техника ремонтлау эше дәвам итә, 2 "Моррис" тракторы, бер "Кузбасс" чәчү агрегаты төзекләндерелә. Шулай ук К-744-РЕ тракторы да биредә ремонтлана. Техникаларга запас частьләр белән тәэмин итү оештырылган. "Туган як" агрофирмасында да язгы кыр эшләренә бар куатенә әзерлек бара. Һәрвакыттагыча туган яклылар техника төзекләндерү , ремонтлау эшләрен дә югары дәрәҗәдә алып баралар. Агрофирманың Мәлләтамак бүлекчәсендә 1 чәчү, 1 җир эшкәртү комлпексы төзекләндерелә, шулай ук тырмалар да инде әзерлек сызыгына куелган. Агрофирмада 5 чәчү комплексы да инде бүгеннән үк чәчү эшләренә әзер. Чәчү комплексында барысы да заманча техникалар: "Кировец", "Нью Холланд" тракторлары, "Амазон", агромастерда эшләнгән "Агратор" чәчү комлпекслары бар. Бүлекчәләрдә чәчүлек орлыклар белән тәэмин ителеш 130% тәшкил итә. 700 тонна ашлама кайтарылган. Бар техникалар һәм чәчү комлпекслары да механизаторлар белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X