Реклама
Яңалыклар
Мөслимдә спорт паркы булачак!
Паркта спорт белән шөгыльләнү һәм вакытны файдалы үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булачак.
Мөслимдәге “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә Спорт паркы төзелә башлады. Эшне районның “Строймус” төзелеш оешмасы башкара.
– Рәсим Шириев җитәкчелек иткән “Строймус” оешмасы эшне ай ярым элек башлады. Биредә брусчатка җәю өчен бетон эшләре башкарылды. Парк 20 сентябрьгә сафка басар, дип көтәбез, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.
Паркта спорт белән шөгыльләнү һәм вакытны файдалы үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булачак. “Уңайлы шәһәр мохите” республика программасы кысаларында төзелүче объектка 14 миллион сум акча каралган. Биредә брусчатка һәм агач аслыклы җәяүлеләр юлы эшләнәчәк, балалар мәйданчыгы, навеслар, кече архитектура корылмалары урнаштырылачак.
– Мондый паркның җ и р л е г е б е з өч е н әһәмияте зур. “Яшьлек” спорткомплексының мәйданы буш торгач, күңелгә ятып бетми иде. Ремонттан соң стадион тулыланачак, яшелләнәчәк. Аэропорт микрорайонында яшәүчеләр өчен дә бу зур сөенечтер, дип уйлыйм. Балалар белән әниләргә ял итәр урыннар, яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү мәйданы булачак. Элек халык стадионга төрле ярыш-бәйгеләр карарга килсә, хәзер мөслимлеләр барлык чараларда да бик теләп, актив катнаша. Уңайлы шартлар булгач, паркка, спорткомплекска йөрүчеләр саны да артыр, дип уйлыйм, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Спорт паркында төрле яшьтәге балалар өчен мәйданчыклар эшләнә. 3, 7, 14 яшьлекләр өчен аерым спорт инвентарьлары булдырылачак. Спорт паркы ике чиратта төзелер дип планлаштырыла.
– “Уңайлы шәһәр мохите” республика программасы кысаларында төзелүче паркның максаты – өлкәннәрне, яшьләр һәм балаларны спортка бердәй тарту, аларны физик яктан тәрбияләү. Спорт кына түгел бит әле, халыкка культуралы ял итү урыны булдыру максатын да күздә тотып ясала әлеге парк. Моның өчен парк төзелүче мәйданда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киң мәйданда инвентарьлар урнаштыруда бернинди проблемалар да булмаячак , – ди Рөстәм Хантимеров.
Шигебез юк, спорт паркы халык иң күп йөри торган урын булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев