Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә республика гармунчылар бәйгесендә 90 яшьлек бабай да катнашты

Чараның максаты халыкны катнашучы буларакмы, һичьюгы тамашачы буларак сәнгатькә җәлеп итү.


(Мөслим "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесенең зона туры үтте. Анда Баулы, Ютазы, Мөслим, Актаныш, Азнакай, Зәй, Бөгелмә районнары һәм Башкортостанның Октябрьск, Туймазы шәһәрләре гармунчылары катнашты, дип яза җирле басма.

Зурлар һәм балалар арасында аерым башкаручылар, кече һәм зур ансамбльләр номинацияләрендә барлыгы 18 чыгыш булды. Сәхнәдән татар халык көйләре дә, рус халык көйләре дә яңгырады. Зурлар арасында Туймазыдан Җәмил Харисов турында аерым әйтәсе килә. Аңа - 90 яшь. Гармуннарны да үзе ясый икән.

- Олы яшьтә булсам да, бу бәйгедә катнаштым. Гармун моңы тынмасын. Яшьләр дә уйнасын гармуннарда, - диде ул.

Үзебезнең Фәнис Абдуллинның әллә ничә төрле гармунда уйнаганын, әйтмәсәң дә, беләләр булыр. Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән парлап хәтта авыз гармунында да көй суздылар.

12 яшьлек иң яшь катнашучы - Актаныш кызының, үзебезнең яшьләр - Булат Әхмәтҗанов һәм Мансур Закировның уеннары өлкән буын гармунчыларга лаеклы алмаш үсүен раслады.

Бәйгенең жюри рәисе - Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Сәгыйть Хәбибуллин, матур каршы алган өчен, мөслимлеләргә рәхмәт әйтте һәм ахырдан гармунчыларга алдагы турларга әзерләнгәндә кулланма булырдай файдалы киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде.
Гармунчылар бәйгесен республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Үзәк белгече - жюри әгъзасы Лилия Җиһаншина нәтиҗәләр буенча бүләкләүләр буласын да искәртте.

Гармунчылар оста иде, матур уйнадылар. Концерт бер тында узып китте. Беренче татар профессиональ гармунчысы исемендәге мәртәбәле бәйге безнең җирлектә беренче тапкыр узды. Әмма кабул итә генә белмәдек бугай. 90 яшьлек бабайның басып гармун уйнаганын утырып тыңлаучылар бик аз иде. Татар теле, татар моңы, дип сөйләү генә аз. Мондый концертны, бар халык ишетерлек итеп, урамнарда яңгыратырга да була. Чараның максаты да бит халыкны катнашучы буларакмы, һичьюгы тамашачы буларак, сәнгатькә җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев