Мөслимдә картинг клубы эшли
Яңалыклар

Мөслимдә картинг клубы эшли

Быелдан башлап, "Яшьлек" спорткомплексында Картинг клубы эшләвен хәбәр иткән идек. Клуб карамагында өч картинг бар. Әлеге спорт төрен яратучы егет-кызлар, дүрт ярышта катнашып, үз исемнәрен танытырга өлгерде.

47 район арасындагы рейтингта безнекеләр унбишенче урында. Әгәр син дә Картинг белән кызыксынасың икән, рәхим ит: түгәрәкләр сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14:30 сәгатьтән эшли.


Нет комментариев