Мөслим туган якны өйрәнү музее сугыш чоры медальләре белән тулыланды
Яңалыклар

Мөслим туган якны өйрәнү музее сугыш чоры медальләре белән тулыланды

Шушы көннәрдә Мөслимдәге туган якны өйрәнү музее фонды Бөек Ватан сугышы чорына караган орден-медальләр белән тулыланды. Экспонатларны Мөслимдә яшәүче Гөлзаһира апа Кашапова тапшырды.

Аның әтисе - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Багаутдинов Насретдин Багаутдин улының 17 сугышчан бүләге музейның Дан залында урын алачак.


Нет комментариев