Мөслим – республикада дүртенче
Кышлату чорына һәр шартлы терлеккә исәпләгәндә район буенча уртача 29,2 центнер азык берәмлеге тупланды.
Әлеге күрсәткеч белән район республика буенча дүртенче урында бара. Район буенча 7 мең 400 тонна печән, 23 мең тонна сенаж әзерләнде. Моннан тыш 16 мең тонна кукуруз силосы салу планлаштырыла. “Август-Мөслим” агрофирмасында һәр шартлы терлеккә – 32, “Туган як”та 30,1 центнер азык берәмлеге туры килә.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев