Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Көннең яктылыгы - кояшта булса, тормыш гүзәллеге - хатын-кызларда.

Аларның мәхәббәте, тугрылыгы, йөрәк җылысы, зирәклеге безгә, тормыш авырлыкларын җиңеп, гел алга барырга көч бирә. Гүзәл хатларыбыз гаилә тоткасы булу белән бергә социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда актив катнаша. Районыбызның сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәдәнияте яңарышына бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сезнең һәрбер җиңүегез, уңышыгыз һәм казанышыгыз безнең күңелләрдә сөенеч һәм горурлык хисләре тудыра. Район үсешенә керткән фидакарь хезмәтегез өчен сезгә эчкерсез рәхмәт һәм хөрмәт хисләремне җиткерәм.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Мөслим муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемнән сезне иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп озын гомер кичерүегезне телим. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез! Ә янәшәгездә һәрвакыт сезне аңлап, назлап торучы көчле затларыгыз, күкрәгегезгә кысып сөяр газиз балаларыгыз булсын!

Рамил Муллин,

Мөслим муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев