Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим матбугат үзәге коллективы сезне халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә

Без, Мөслим матбугат үзәге коллективы районыбызның барлык хатын-кызларын, әниләрне, дәү әниләрне, апаларны-сеңелләрне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Бүген хатын-кызларның балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Ә бу тортны безгә, бәйрәм уңаеннан коллективыбыздагы иң акыллы, иң матур һәм бердәнбер егетебез, чын джентельмен, хөрмәтле хезмәттәшебез Марсель Гарифуллин бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев