Мөслимдә математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар
Шимбә көнне лицей базасында математика фәненнән 11 сыйныф укучылары сынап карау имтиханы тапшырды. 64 укучының 52се математиканы - профильле, калганнары база дәрәҗәсендә тапшырды. Нәтиҗәләре тулаем алганда канәгатьләнерлек, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Нет комментариев