Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим халык театры "Идел-йорт" регионара фестивале катнашучыларын таң калдырды

Театр коллективларының "Идел-йорт" регионара фестивале 2018 елгы сезонын башлап җибәрде. Әлеге вакыйгадан Мөслим халык театры әлбәттә читтә кала алмады. Минзәлә шәһәрендә узган конкурсның зона турында мөслимлеләр татар әдәбиятында билгеле эз калдырган Фәтхи Бурнашның тәүге әсәрен сәхнәләштерде. "Яшь йөрәкләр" - яшьләр спектакле. Образлар да үтә якты, чиста. Сәхнә җырлый, бии, шау-гөр...

…Авылның иң чибәр кызы Сәрби (Гүзәл Рәхимуллина) тыйнак һәм шаян холыклы Хәйретдинне (Илфират Зәйниев) сөя. Яшьләрнең өмет-хыялларын җимереп, Герман сугышы башлана. Авылның башка егетләре белән бергә Хәйретдинне дә сугышка озаталар. Кызлар егетләрне көтәргә вәгъдә биреп калса да, барысы да әйткән сүзләрендә тора алмый. Сәрбине дә, аңа инде бик күптән күз атып йөргән дорфа, мәгънәсез бай малае Галимҗан (Равил Тимкин) урлап китә. Ләкин очраклылык бәхет китерә, саф мәхәббәт явызлыкны җиңә. Хәйретдин җылынырга тукталган чуаш карты Исаак (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин) һәм Екатерина (Наилә Сөләйманова) йортында бикләп калдырылган сөйгәнен - Сәрбине таба…

Әнә шундый якты күренеш. Автор үзе тудырган образлары аша начарлыкны яхшылык җиңәсен, алда якты бәхетле киләчәк көтәсен әйтергә тели. Инде тарихта калган милли гореф-гадәтләрне тамашачыга күрсәтү театр режиссеры Зөлфия Фәрхетдинованың төп максаты булгандыр, минемчә. Күмәк күренешләрдә катнашкан Алмаз Габидуллин, Булат Хәйретдинов, Илдар Сәгъдиев, Рөстәм Габидуллин, Рифат Бәдретдинов, Ринат Вәлиев, Гөлнар Фәхретдинова, Филүзә Шәрипова, Ләйсән Закирова, Гүзәл Галиева нәкъ шул революциягә кадәрге еллар мохитенә чумды. Тула оек, чабата кигән кызлар, көянтәгә агач чиләкләр асып, чишмәгә суга йөрде, кичке аулак өйдә йөзек салышлы җырлы-биюле уеннарны сәхнәләштерде. Ә хәзрәт (Мирсәет ага Латыйпов) моңлы тавышы белән чын күңелдән дога сүзләрен сузгач, тамашачы үзенең залда утырганлыгын бөтенләй онытты - куллар күтәрелгән иде: авыл егетләрен сугышка тамашачы да догалар белән озатты…

Жюри членнары һәм Минзәлә тамашачысы 2016 елда фестивальнең Гран-при иясе булган коллектив чыгышын югары бәяләде. "Яшь йөрәкләр" Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә дә куелачак. Әсәрне Мөслим тамашачысы да яратып кабул итәр, дип ышанып калабыз.

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев