Мөслим автостанциясе яңа урынга күчте
Яңалыклар

Мөслим автостанциясе яңа урынга күчте

Хәзер ул Кооператив урамының Мөслим гимназиясе янәшәсендәге бинада (элеккеге "Гарант" кибете) хезмәт итә.

Автобуслар ике юнәлештә эшли. Мөслим - Яр Чаллы маршруты көн саен йөри. Әлмәт автобусы җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә генә килә. Мөслим автостанциясе көн саен иртәнге 7 сәгать 30 минуттан автобусларга юлга кузгалганчына кадәр эшли.


Нет комментариев