( "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Бүген "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатында Олимпиада тәнәфесе вакытында бара торган матчлар сериясен тәмамлады. Мәскәүдә ЦСКА командасы белән уенда Казан комадасы 2:3 исәбе белән җиңелде.
Моңа кадәр, "Ак Барс" "Сочи" командасын 2:1, "Нефтяник"ны 4:1, ЦСКАны 4:1 исәбе белән җиңгән иде.
Шулай ук "Сочи"га 1:3, "Динамо"га 3:4 исәбе белән оттырды.
КХЛ чемпионатында, 54 матчтан соң, Казан командасы 97 очко җыйды, "Көнчыгыш" конференциясендә беренче урынга чыкты.
Нет комментариев