Мөслимнең «Татар йорты» ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде
Аның истәлегенә мондый бәйге быел өченче мәртәбә оештырылды
Мөслимнең "Татар йорты" ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Илдар - Мөслим егете, кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнеп, күп мәртәбә Сабантуй батыры булып калган, республика ярышларында беренче урын яулаган райондашыбыз. Аның истәлегенә мондый бәйге быел өченче мәртәбә оештырылды. Татарча көрәш өч яшь категориясендә үткәрелде. Бәйгедә Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Норлат, Азнакай районнарыннан 170 спортчы катнашты.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев