Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим туган якны өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды

Әлеге экспонат эзтабарлар тарафыннан Ржев шәһәре тирәсендәге казу эшләре вакытында табылган

«Бүләк итү көннәре» акциясе кысаларында Мөслим туган якны өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды. Айдар Шәяхмәтов музей фондларына 1942 елгы плащ-палатканы тапшырды. Әлеге экспонат эзтабарлар тарафыннан Ржев шәһәре тирәсендәге казу эшләре вакытында табылган.

Бу экспонат Тверь өлкәсе Зубцов шәһәре администрациясе тарафыннан шәһәрнең хәрби Мемориалында урнашкан туганнар каберлегендә җирләнгән Баһаутдинов Сәрвәретдин Баһаутдин улының кызы — Баһауова Бәһиҗә Сәрвәретдин кызына бүләк буларак тапшырылган.

Баһаутдинов Сәрвәретдин Баһаутдин улы 1906 елда Иске Вәрәш авылында туган. Ул 83 ел буе хәбәрсез югалган дип саналган. Җирләнгән урыны онык кызларының тырышлыгы белән ачыкланган.

Мондый бүләкләр — музей өчен чын хәзинә. Чөнки аларның һәркайсы артында тарих, язмыш һәм буыннар хәтере тора.

Фотолар - Мөслим музееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев