Мөслим егете Фәнис «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тапты
Яңалыклар

Мөслим егете Фәнис «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тапты

«1 Канал»да татарча җырлар, такмаклар, шигырьләр яңгырады.

Мөслим егете Фәнис «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тапты

«1 Канал»да татарча җырлар, такмаклар, шигырьләр яңгырады. Милли рухны «Давай, поженимся» тапшыруына татар егете Фәнис Хөснетдинов алып килде.

Фәнис студиягә яшел түбәтәйдән чыкты. Беренче минутлардан ук аның йөрәге өчен көрәшергә килгән кызларны баянда уйнап «Әпипә» һәм «Дусларга» җырларын башкаруы белән әсир итте.

Фәнис тапшыруга Мөслимдә яшәүче әнисе Гөлназ ханым белән килгән. Алар алып баручы Лариса Гузеева һәм яучы Роза Сябитованы мөслимлеләәр балан бәлеше һәм чәкчәк белән сыйладылар. Роза Сябитова кияү егетен аеруча яратты һәм «үзебезнең татарларыбызны күрү ничек рәхәт», - дип белдерде.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tatarca-yrlar-takmaklar-cally-egete-fanis-davai-pozenimsya-tapsyruynda-kalas-tapty-5879714

Фото: © видеодан скриншот

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев