Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә коткаручылар көненә багышлап класс сәгатьләре үтте

Мөслим лицеенда, Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә һәм гимназиядә коткаручылар көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Аларда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре катнашып, укучыларны коткаручыларның эшчәнлеге, аларның һәнәренең үзенчәлеге белән таныштырды.

Яңа ел бәйрәме чорында сатылучы петарда һәм башка шартлаткычларның сәламәтлек өчен куркыныч булуы, кышкы каникулларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында да мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган башка сорауларга да җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев