Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Минем шәҗәрәм” конкурсы үткәрелә

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” генеалогия тикшеренүләре конкурсы үткәрә. Конкурс 20 марттан 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

Конкурсның максаты – нәсел-нәсәпне өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм устерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, җәмәгатьчелектә тарих белән кызыксынуны үстерү, халыкны архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. Конкурс 5 яшь төркеме буенча үтә: 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәр һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә аерым билгеләнә. Конкурска, беренче яшь төркеменнән кала, бары тик шәхси тәртиптә башкарылган эшләр генә кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләргә планшет, кәрәзле телефон, электрон китап кебек бүләкләр һәм 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшыру каралган.

 “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Грантлар, архив конкурслары” бүлегендә яки http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев