Менделевич: дөрес йокы һәм зарядка кирәк
Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич.
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш дигән фикерне белдерде ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич
«Кеше үз гаиләсе белән бергә уеннар уйнап, ребуслар чишергә мөмкин», - диде ул.
Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич.
Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыралар, сорауларга җавап бирәләр, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр.
"Онлайн-конференцияләрдә яңа мәгълүмат алырга һәм сораулар бирергә мөмкин. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары эшли", - дип өстәде медицина фәннәре докторы.
https://www.tatar-inform.ru/news/health/04-04-2020/pravilnyy-son-i-zaryadka-psihiatr-rasskazal-kak-ne-soyti-s-uma-v-samoizolyatsii-5733876
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев