Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МЧС хәбәр итә

Табигать соңгы араларда җирлегебездә яңгыр суларын киметте. Шул сәбәпле районда 3 класс янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альфир Гыйзетдинов хәбәр итүенчә,июнь аенда янгыннар күзәтелмәсә дә, узган ел белән чагыштырганда 6 айда районда 7 янгын очрагы теркәлгән. Былтыр шушы вакыт эчендә 4 янгын булган. Көннәр бик...

Табигать соңгы араларда җирлегебездә яңгыр суларын киметте. Шул сәбәпле районда 3 класс янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альфир Гыйзетдинов хәбәр итүенчә,июнь аенда янгыннар күзәтелмәсә дә, узган ел белән чагыштырганда 6 айда районда 7 янгын очрагы теркәлгән. Былтыр шушы вакыт эчендә 4 янгын булган.

Көннәр бик коры тора, әле алдагы көннәрдә дә яңгырлар көтелми. Шунлыктан, һәр кеше үзеннән торган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсен иде. Хуҗалыкларда өстәмә су савытлары булдырырга, очкын чыгарып эшли торган сварка, болгарка кебек җиһазлар белән сак эш итәргә, шикле җирләрдә төтен, ут күренгәндә тиешле органнарга хәбәр итәргә. Авыл җирлеге башлыклары авыл халкы белән җыеннар уздырып, хәлне аңлатып, янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча әңгәмә үткәреп, комиссия төзеп, волонтерларны җәлеп итсәләр яхшы булыр иде. Балалар белән аерым сөйләшеп, шырпы, зажигалка кебек әйберләрне ераккарак алып куярга киңәш ителә. Авылга якын басу, урман кырыйларыннан минерализация полосасы үздыру да, саклык чарасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев