Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Max аша урнашу: Татарстанда кунакханәләргә яңа цифрлы теркәлү системасын сынап караячаклар

Исегезгә төшерәбез, июньдә РФ Президенты Владимир Путин милли мессенджер опцияләре белән мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисын булдыру турындагы законга кул куйды

Татарстанда 2026 елда Россиянең Max мессенджеры аша кунакханәләргә цифрлы урнашу буенча пилот проектын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект кунакханәгә урнашу процедурасын гадиләштерә, шулай ук кунакханә хуҗаларына административ һәм операцион йөкләнешне киметә. Яңа система туристларга теркәлергә һәм номерлардан ачкычларны кәгазь документларны рәсмиләштермичә алырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр дәүләт комитетында.

Пилот проектында катнашырга республиканың кунакханәләре һәм башка урнаштыру чаралары чакырыла. Моның өчен туризм буенча дәүләт комитетына электрон почтага гариза җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, июньдә РФ Президенты Владимир Путин милли мессенджер опцияләре белән мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисын булдыру турындагы законга  кул куйды. Ул «Коммуникацион платформа» җәмгыяте  эшләгән  – Max кушымтасы булды.

Чыганак: «Татар-информ»

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев