Мари-Бүләр мәктәбе укучылары кунакта булдылар
Балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды
Үзәк балалар китапханәсендә Мари-Бүләр мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларга китап саклау урынына килүләре турында сөйләде, уку залында һәм абонементта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
Фото https://www.instagram.com/muslumkitap/ алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев