Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Марат Әхмәтов журналистларга: «Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да»

Кичә матур традиция буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм медиатармак вәкилләре белән очрашу үтте

Иң башта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Новые имена/Яңа исемнәр» проекты җиңүчеләренең фотокүргәзмәсе белән танышу булды. Аның авторы – Ләйсән Сафина.

 

Шуннан соң Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов медиаиндустрия вәкилләренә мөрәҗәгать итте:

Журналистика – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше ул. Сез халык белән турыдан-туры тыгыз элемтәдә торасыз, алар язмышы белән эшлисез. Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да. Хакимияткә актуаль проблемаларны җиткерә беләсез һәм бергәләп чишелешләр табарга омтыласыз. Әйе, медиакиңлек көннән-көн үзгәрә, тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: мәгълүмат таба һәм аны тикшерә белү, укучылар белән намуслы әңгәмә алып бару. Сыйфатлы автор журналистикасы – объектив тәнкыйть, чын хис-кичерешләр белән үлчәнә һәм ул һәрвакыт кирәк булачак, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

 

Җитәкче журналистика өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләргә тукталды һәм теләкләрен ирештерде.

Без күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашырдык. Ышанам, туган телен яратучы кеше башка телләргә дә, мәдәниятләргә дә хөрмәт белән карый. Россия халыклары бердәмлеге елында бу аеруча мөһим. Без Дәүләт Советында гади принциптан чыгып эш итәбез – хакимият органнарының ачык булуы кешеләрнең ышанычын уята. Шуңа күрә парламент һәм депутатлар матбугат һәм комментарийлар бирү өчен һәрчак ачык. Моны федераль дәрәҗәдә дә таныйлар.

Кызганычка каршы, без авыл тормышы абруен шактый югалттык, гәрчә бу тулы бер фәлсәфә булса да. Сез авылның җәлеп итүчәнлеген торгызуга йогынты ясый алыр идегез. Сезгә алга таба да яңа иҗади уңышлар телим, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-axmatov-zurnalistlarga-sez-keselar-ocen-konsultant-ta-yurist-ta-yaklaucy-da-5879441 

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев