Мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирәләр
Яңалыклар

Мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирәләр

Түбән Табын интернат-мәктәбендә укучыларга беренче чиратта хезмәт тәрбиясе бирәләр.

"Түбән Табын интернат-мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

Шул максаттан 9 сыйныф кызлары һөнәри хезмәткә укыту дәресләрендә таба тоткыч - прихваткалар тектеләр һәм аларны ашханә пешекчеләренә бүләк иттеләр", - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

 Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән


Нет комментариев