Мәктәпләрдә профильле укытуга зур игътибар бирелә
Районда педагогик-психологик юнәлештәге һәм профиль алды сыйныфлары эшли
Мөслим гимназиясендә профильле медицина нигезләренә өйрәтү сыйныфында белем алу мөмкинлеге тудырылган. Өч ел инде гимназия укучылары һөнәри күнекмәләр ала, мөгаллимнәр җитәкчелегендә төрле проектларны тормышка ашыра, фәнни-тикшеренүләр үткәрә. Медицина сыйныфын ачу идеясе юктан гына барлыкка килмәгән. Өч ел элек Шамил Баяновның район тарихында беренче тапкыр, химия һәм биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарында 200 балл җыеп, академик И.П. Павлов исемендәге Санкт-Петербург медицина университетына бушлай укырга керүе бик күп укучыларда медицина белән кызыксыну уятты. Быел балалары 9 сыйныфта укучы ата-аналардан, медицина сыйныфы ачуны сорап, ике дистәдән артык гариза кергән. Практика узган укучыларга уку елы ахырында махсус юнәлешле курсларда белем алулары турында сертификатлар тапшырыла. Бу исә 9 сыйныфны тәмамлаган укучыларга, профиль буенча уку йортларында кергәндә, өстәмә 3 балл бирә.
Татарстан мәктәпләрендә «Инженерлык белеме бирү» проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Энергосыйныф" технологик профиле буенча сыйныф ачылды. Мәктәп белән "Сетевая компания" акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. «Энергосыйныф»та укучылар физика, математика, сызым һәм электроэнергетика фәннәрн тирәнтен өйрәнәләр. Моннан тыш укучылар өчен төрле чаралар, лекцияләр, олимпиадалар, мастер-класслар, экскурсияләр һәм практик дәресләр оештырыла.
Күбәк урта мәктәбендә авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче агросыйныф эшли. Агрокласста дәресләр гадәтидән сизелерлек аерыла һәм, актив, интерактив укыту методларына, биремнәрне, проектларны, дискуссияләрне, уеннарны, практик һәм лаборатор эшләрне куллануга нигезләнә. Агросыйныф укучылары Иске Карамалы авылындагы «Август Мөслим» агрофирмасының ындыр табагында булды. Анда укучылар орлык чистарту һәм әзерләүнең яңа заманча ысуллары, югары технологияле җайланмалар белән таныштылар. Балалар ветеринария хезмәткәрләренең максат-бурычларын, мөмкинлекләрен өйрәнделәр. Һөнәри юнәлеш бирү максатында Мөслим политехник техникумына да экскурсия оештырылды, анда авыл хуҗалыгы машиналарын төзү һәм эшләү буенча практик дәресләр дә үткәрелде. Агросыйныф укучылары төрле олимпиадаларда катнашып, лаеклы урыннар да ала.
Районда җиде мәктәптә цифрлы һәм гуманитар, табигый-фәнни, технология юнәлешләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект ярдәмендә өстәмә белем бирү педагогларының инициативалары хуплана, иҗади проектлар тормышка ашырыла һәм үсеп килүче буын өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев